ДИНАР ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

ДИНАР
ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

1 января
1946 — 2023 (77 лет жизни)
8 сентября
Динар Хабибуллович был заслуженным тренером Республики Татарстан. Мастер спорта СССР. Заслуженный работник физической культуры. (Динар Хәбибулла улы Татарстан Республикасының атказанган тренеры иде. СССРның спорт мастеры. Атказанган физик культура хезмәткәре).

Биография

“Без көрәшле халык” китабыннан:

1946 елның 1 гыйнваренда Норлат районы Мулла Иле авылында туган. Яшьли хезмәттә чыныгып, Сабан туйларында көрәшеп үскән егет хәрби хезмәткә чакырылгач, ул чакта без классик көрәш дип йөрткән грек-рим көрәше белән шөгыльләнеп, Германиядәге совет гаскәрләрендә алгы урынга чыкты. Анда тугыз ел хезмәт иткән дәверендә Кораллы Көчләр беренчелегендә, Германиядәге, Белоруссиядәге ярышларда танылды. “СССРның спорт остасы” исемен алды. 1975 елда Казанга кайтып, “Рубин” спорт клубында көрәш секциясен җитәкләде, Яшел Үзән, Норлат, Кайбыч, Апас, Чувашия якларындагы авыллар сабан туйларында көрәшеп, күп мәртәбәләр мәйдан тотты. Бер үк вакытта яшьләрне татарча көрәшкә дә өйрәтте. Бертуган Рафаэль, Рәшит, Рәис Сафиуллиннар, Илһам Волков, Габделбәр Хәлилов, Зиннур Әхмәтҗанов, Васил Рафыйков, Илсур Нәбиуллин, Фердинант Шәйхетдинов, Рүзәл Сираҗиев, Азат Шаһабиев, Данис Җиһаншин кебек егетләргә Сабан туе батыры, Казан, Татарстан чемпионы булырга ярдәм итте. “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре”(1996), “Милли төр буенчаТатарстанның атказанган тренеры” (1998) дигән мактаулы исемнәргә ия булды.
#
#

Якыннары һәм замандашлары истәлекләреннән:

Рөстәм Хәлилов – энесе: - Безнең Мулла Иле халкы элек-электән таза, көчле кешеләр, көрәшчеләр алдында баш игән, бу яктан безнең нәселгә аеруча хөрмәт белән караган. Чөнки бу як тарихында әниебезнең бертуган абыйсы Хәертдин абый таза, көчле булуы белән күпләрдән аерылып торган, халыктагыча итеп әйтсәк “берәрсенең маңгаена чиертсә кан чыгара торган” кеше булган. Миңа ун яшьләр вакытта капка төбендә сөйләшеп утырганда зурлардан:” Хәертдин абый 1941 елда, сугыш алдыннан Норлат сабан туенда 25 көндәшен екты. Егылган берсенең аркасыннан кагып:”Сиңа, энем, яхшырак көрәшү өчен бераз тазарырга кирәк”,- дип аркаларыннан сөеп чыгарды” дип сөйләгәннәрен ишетергә туры килгәне булды. Бу батырның язмышына килгәндә, башта аны сугышка китеп хәбәрсез югалганга санадылар. Биш-алты ел элек кенә кызы Оборона министрлыгы архивыннан эзләтеп әтисенең әсирлеккә эләккәнлеген, концлагерда вафат булганлыгын ачыклый алды. Яисә безнең әтиебез: 45 яшенә кадәр шахталарда эшләгәннән соң туган авылына әйләнеп кайтып, андагы күмәк хуҗалык белән җитәкчелек иткән Хәбибулла Хәлил улының (яшәгән чоры 20.09.1909 -7.04.1977) да 50 яшенә кадәр сабан туйларында көрәшкәнен хәтерләүчеләр әле дә бар. Ул үзебезнең авыл чибәре Бибирәхимәгә өйләнеп, алар ике кыз, биш малай үстерәләр. Кызлары тирә-якны балкытып торган уңганнар, чибәрләр булса, улларының барысы да яшьтән үк эшли башлап, хезмәттә чыныгып, бер-берсеннән үрнәк алып, көрәшеп үсәләр. Авылыбызның оста гармунчысы булган Рәхим абыебызның (12.03.1938 - 9.01.2000, без аны зурлап Олы абыебыз дип йөрдек) уналты яшендә Яшел Үзән сабан туендагы көрәштә батыр калуы турында да халыкта матур истәлекләр саклана. Балачагыма, яшьлек чорыма туры килгән 1960 нчы еллар урталарында сабан туе мәйданнарында безнекеләрдән Динар абый таныла башлады. Мин аннан тугыз яшькә кечерәк булсам да бу абыемның үсеш, күтәрелеш елларында булган аерым хәлләрне яхшы хәтерлим. Алтынчы сыйныфтан соң укуын ташлап ул үзеннән олыраклар белән бергә колхоз эшенә йөри башлады. Баштарак ат белән Албаба стансасына сөт ташыды. Авылдагы фермадан берсе-берсе кырыгар килолы бидоннарны икешәрне күтәреп арбасына сала, барып җиткәч шулай ук күтәреп бушата торган иде. Җәйләр үтеп басудан игеннәр җыеп алынгач арбасына капчык-капчык бодайдыр, арыштыр төяп, аларны үзебезнең күрше Шәкүров Габдрахман абый эшләгән тегермәнгә ташыды. Тегермән ике катлы булганлыктан ул чакта абыйга икешәр-өчәр потлы капчыкларны күтәреп тар басмадан югарыга менәргә туры килә иде. Ул атларын бик яратты. Йөгәннәрен, ыңгырчакларын, аркалык, дилбегәләрен җиз, бакыр тәнкәләр белән бизәп бетерә торган иде. Аның шулай матур булып йөрергә яратуы миңа бик ошый иде, шуңа да мин гел аның тирәсендә булырга тырыштым. Ул елда көзгә кергәч авылыбыз мәктәбенә беренче карашка кырысрак булып күренгән, гел галифе чалбардан йөрүче яңа директор килде. Мәктәпне кабул итеп алганда аңа Динар Хәлилов дигән малайның алтынчыдан соң укырга йөрүдән туктавы турында җиткергәннәр. Шул чакта ул: “Ничек алай?”- дип кызыксынган да абыйны үзе янына чакырырга кушкан. Без мәктәпкә зур бакча аша йөри торган идек. Абый шуннан узып барганда укытучылар директорга:”Әнә Хәлилов килә”,- дип күрсәткәннәр. Директор шул чакта аңа читтән генә бераз карап торган да:”Мондый буй-сын белән җиденчедәге вак-төяк малай арасында укып йөрисе килмәс шул. Бу бит киноларда Петр 1 патшаның яшь чагын уйнатырлык әзмәвер”, - дигән. Кичке мәктәптә укып сигезенчене тәмамлагач хәрби комиссариат аны Усаттагы автомәктәпкә укырга җибәрде. Шунда ярты ел укып, машинада эшләү хокукы алып кайткач абыйны хәрби хезмәткә җыенучы егетләр белән бергә “Сельхозтехника”га эшкә билгеләделәр. Һәм барысына да түгел, ә безнең абыйга гына ягулык ташу машинасын ышанып тапшырдылар. Атын-арбасын бизәп йөргән кебек ул машинасын да юлга кузгалыр алдыннан көн саен юып, чистартып чыга торган иде. Көрәшкә кереп китүе дә шул чакка туры килә. Авылда аның көрәшкәнен беренче тапкыр клуб янына таган куеп сабан туен шунда үткәрә башлагач күрделәр. Ул чакта никтер Дәү абый мәйданга чыкмады, ничек көрәшергә икәнлеген үсеп килүче яшьләргә күрсәтеп кенә торды. Таулар дигән авылдан өч бертуган көрәшчеләр килгән иде, шуларның берсе батыр калды. Динар абыйга ул чакта 16 яшь булгандыр, аларга каршы тора алмады. Ә тагын ике елдан, армиягә китәр алдыннан ул авылда да, Норлатта да батыр калды. Ул чакта сабан туйларында ир-атларның байтагы тамашачыларга бик ошый дип көндәшләрен башлары аша ыргытып көрәште. Күп очракта шуларның берсе – Урысбаганың төптән юан чыгып, иңе-буе бер булган, бер генә сөлге җитмәгәч биленә бер-берсенә икене бәйләп чыга торган Әгъзәм абый җиңүче дип табыла торган иде. Армиягә китәсе елында аның белән бил алышырга Динар абыйга да чират җитте. Ул чакта Норлат сабан туенда никадәр генә тырышмасыннар аларның берсе икенчесен ега алмады. Атаклы батыр ул чакта олагаеп бара иде инде. Уртада икесе генә калып, берсе дә өстенлекләрен күрсәтә алмагач, ул көрәшүдән туктавын белдереп сөлгеләрен биленнән чиште дә Динар абыйның кулын күтәреп халыкка:”Мин әйткән иде диярсез: Бу егеттән яхшы көрәшче чыгачак”-. дип белдерде. Шуннан соң без абыйны хәрби хезмәткә озаттык. Ләкин ул китеп озак йөрмәде, берничә айдан яңадан да авылда күренде. Шул чакта без аның Кораллы Көчләр беренчелегенә оештырылган көрәш ярышында катнашырга дип Куйбышевка кайтканлыгын белдек. Әти белән әни көч өстәп торырбыз дип аның белән бергә бардылар. Ә алар әйләнеп кайткач бөтен авыл Динар абыйның 5 нче урынны алганлыгын белде. Бу аның зур көрәштәге юл башы булды. Бу урында сүз уңаеннан гына булса да безнең гаиләдәге биш малайның тагын берсе, миннән өч кенә яшькә олырак булган Ренатның (1952-2003) да авыл сабан туенда ике тапкыр мәйдан тотканлыгын искә алып китү урынлы булыр дип саныйм. Мин үзем дә көрәшкә битараф булмадым. Әтигә, абыйларга охшарга тырышып, бар эштә дә аларга ияреп үстем. Хәрби хезмәттә вакытта самбо көрәше белән шөгыльләнеп, үзебезнең частьта алгы урынны алганым, аннары җыелма команда белән дивизия беренчелегендә катнашканым да булды. Динар абый “Рубин”да тренер булып эшли башлагач та бер ара аның янына күнегүләргә йөрдем. Төзү эшенә караган уку йортларында укыган, аннары эшли башлаган елларымда абыйлар белән бергә якын-тирә авылларның сабан туйларына барып көрәшкәләгәнем, үзебезнең авылда батыр калганым да булды. Бу гасырга кергәч тә әле, ике меңенче еллар башында үзебезнең районда хакимият башлыгының урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгәндә Динар абыебыз исемендәге призларга ярышлар оештыруда катнаштым яисә бу бәйгене үземә дә оештыргаларга туры килгәне булды. Абыйга 50 һәм 55 яшьләр тулган елларда танылган көрәшчеләр, артистлар чакырып авылыбыз, туган ягыбыз тарихына матур сәхифәләр булып кереп калырлык көрәш һәм сәнгать бәйрәмнәре оештыруда башлап йөрдем. Әле хәзер дә үзебезнең чор көрәшчеләре белән очрашканда, сабан туйларын, көрәш ярышларын карарга туры килгәндә яшьлегемә әйләнеп кайткандай булам. Инде язганымча, гаиләдә без 5 егет идек. Өйләнеп гаилә коргач барыбызның да кызлары гына түгел малайлары да булды. Ләкин Динар абыйныкыннан башка беребезнекеләр дә көрәшкә кереп китә алмады. Ә менә аның улы – бездән соңгы буын вәкиле Дамир кечкенәдән үк көрәш залына йөреп үскәнлектән зур спортчы булып китте. Шуңа да үзебездән соңгы буын вәкиле - абыйның да, безнең барыбызның да горурлыгыбыз булган энебез - Динар абыйның улы Дамир турында аерып язып үтәсем килә. Мин һәрвакыт абыйның гаиләсендәге балалары, аеруча улы Дамир белән горурлануын, аннан көрәшче, Зур көрәшче чыксын өчен тырышканын күреп яшәдем. 7-8 яшьләрендә ул аны “Рубин”дагы үзе җитәкләгән классик көрәш секциясенә алып йөри башлады. Ләкин безнең энебезгә ул чакта көрәшче булырга “комачауладылар”. Ничек алай дигәндә, моның җитди сәбәбе дә бар иде.Ул анда грек-рим көрәше серләренә төшенергә маташкан чорда спорт дөньясында тагын бер, безнең өчен яңа булган төр – Кореядан күтәрелеп чыккан тхеквондо тарала башлады. Безнең илдә баштарак аның белән шөгыльләнүне тыярга ук маташып карадылар, аннары телевизордан күрсәтә-күрсәтә бик популярлаштырдылар, Кореядагыча көрәшү (ничек сугышырга кирәклегенә өйрәтү дисәң дә була) яшь-җилкенчәкне кенә түгел, алардан өлкәнрәкләрне дә үзенә тартты. Дамир да башка секциягә – әтисенең хезмәттәше Владимир Трифонов җитәкләгән шәрек илләрендәге көрәш белән кызыксынучылар арасына күчте. Аның таланты монда да тиз ачылды, өч ел эчендә ул республикабыздагы ярышларда алгы урыннарны ала башлады. Ул чакта җыелма командаларга керерлек дәрәҗәгә ирешүчеләргә башка якларда оештырылган зуррак күләмле бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге дә тудырылды. Безнең энекәш үзенең яхшы әзерлекле булуын башлап Санкт-Петербургта үткән Россия чемпионатында 2 нче урынга чыгуы белән күрсәтте, аннары Уфада узган шундый ук бәйгедә беренчелеккә күтәрелде. Бу уңышлары аңа “Россиянең спорт остасы” исемен китерде. Шуннан соң аны еш кына ил җыелма командасына чакыра башладылар. 2011 елда Шотландиядә узган дөнья чемпионатында катнашып, Дамирыбыз 84 кг+ үлчәү авырлыгында беренчелекне алды. 2012 дә Канадада - Дөнья кубогы иясе булды, Көньяк Африка Республикасында – яңадан да дөнья чемпионы исемен яулады. 2014 нче ел аңа Италиядәге ярышта Европа чемпионының алтын медален, ә 2018 ел “Россиянең халыкара класслы спорт остасы” исемен китерде. Мондый зур күләмле бәйгеләрдә катнашу белән бер үк вакытта Дамир 2011 елдан башлап тренерлык эшен дә алып барды, төрле ярышлар оештыруда катнашты. Мондый активлыгын күреп, шул елда аны республиканың тхеквондо федерациясе президенты, ә 2014 тә 70 тән артык регионны эченә алган Россиянең Глобаль Тхэквондо Федерациясе - ГТФ) вице-президенты итеп сайладылар, 2016 дан ул бу спорт оешмасының президенты булды. 2021 елдан бу төр буенча халыкара федерациянең вице-президенты (2023 тә бу урынга яңадан да ике елга сайланды) . Инде менә бу эздән Динар Хәбибулла улының оныгы -Дамир Динар улы белән Ләйсән Рәкыйп кызының 20 яшьлек уллары Адель бара: 2016 ел аңа 12-14, 2018 ел -15-17, 2021 нче ел 15-17 яшьлекләр арасында “Дөнья беренчелегенә ярышларның җиңүчесе” исемнәрен китерде. 2023 елда Кыргызстанда оештырылган дөнья чемпионатында җиңеп чыгуы белән ул әтисе кебек үк “Россиянең халыкара класслы спорт остасы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Идел буе федераль округының физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт университетында укучы, бер үк вакытта Казандагы “Тхэквондо - ГТФ үзәге”ндә тренер булып эшләүче егетебез 2024 нең май аенда Аргентинада узган бәйгедән Дөнья кубогын алып кайтты... Әлфия Хәлилова – тормыш иптәше: - Динар белән без бер-беребезне мин Арчадагы Яңа Сәрдә авылыннан Казанга килеп профтехучилищеда укыганда эзләп таптык. Ул чакта бергә укыган дус кызым Наилә белән аларның Мулла Иле авылына кунакка кайткан идем, шунда армиядән ялга кайткан зифа буйлы бер егет белән таныштырдылар. Бу хакта билгеле булгач мине якыннанрак өйрәнергә диптер инде аларның туганнарына кунакка чакырдылар. Шунда мин булачак әтинең дә, әнинең дә мине бик ошатып калганлыкларын белдем. Динар үзе бу вакытта хәрби хезмәттән ялга кайткан чагы булганга, хезмәтенә китеп барды. аның белән ике арада бер-беребезне юксынып яшәгән рухтагы хатлар йөрде. Ә 1970 елда кызыбыз Венера тугач (аны табарга дип мин иремнең авылына кайткан идем) без бергәләп Германиягә китеп бардык. Баштарак Олимпишесдорф дигән шәһәрчектә яшәдек. Аннары 1973 елда Динарлар командасын Потсдамга күчерделәр. Шунда улыбыз Дамир туды. Рөстәм Таһиров – СССРның спорт остасы: - 1968 елда хәрби хезмәткә чакырылганда мин инде берничә ел Казанда классик көрәш белән шөгыльләнеп, 1 нче разряд нормасын үтәгән спортчы идем. Армиядәге беренче сынау ярышларында алгы урыннарны ала башлагач округның (бу очракта Германиядәге совет гаскәрләренең) үзәк спорт клубы каршындагы көрәшчеләр командасына җибәрергә булдылар. Ә ул бу вакытта Потсдамнан ерак булмаган, 1936 елгы Олимпия уеннарында катнашучылар өчен дип төзелгән Олимпишесдорф дигән шәһәрчектә урнашкан иде. Анда әзерлек үтүчеләр арасында безнең як егетләре дә булып чыкты һәм мине 2 нче танк армиясенең сержант Динар Хәлилов та хезмәт иткән спорт командасына беркеттеләр. Минем үзләре янына килеп эләгүемне ул озак күрми торган туганы белән очрашкан кебек бик җылы кабул итте. Казаннан булуымны белгәч анда кем янында шөгыльләнгәнлегем белән кызыксынды. Көрәшергә үсмерләрнең ил беренчелегенә ярышында җиңү яулаган, Армия үзәк спорт клубы ЦСКАда хезмәт иткән елларында СССР халыклары спартакиадасында катнашкан Рафаэль Шәрәфетдинов җитәкчелегендә әзерләнгәнлегемне белгәч:”Ул яхшы көрәшче иде”,- дип миңа да өмет багълавын яшермәде. Динар ул чакта командада старшина вазифаларын да башкарып, барысы да тәртиптә булуны да күзәтте. Өлкәнрәк тә, тәҗрибәлерәк тә булганга без яшьләрне тәрбияләүдә дә катнашты. Берчакны икәү генә калгач ул, әллә мине сынап карыйсы килде инде:”Рөстәм, сез яшьләр арасында минем турыда ниләр сөйлиләр?”- дип сүз катты. Шул чакта минем аңа: ”Динар, кемнең кайсыбыз турында нәрсә сөйләгәннәрен бер-беребезгә җиткерә барсак, бу бик матур булмас иде “,- дип җавап бирүемә аннан:”Дөрес уйлыйсың. Алга таба да шундый ук булып кал яме”,- дигән мактау сүзләре ишеттем. Бераздан безнең командага Мордовиядә туып-үскән Мөнир Гафаров та килеп кушылгач спорт ротасындагы татар егетләренең саны тагын да артты. Бу милләттәшебез белән без бер - 68 килога кадәрле үлчәү авырлыгында әзерләндек, физик яктан алганда ул миннән көчлерәк тә кебек иде, шулай да мин әзерлек дәрәҗәм буенча үземне өстенрәк дип санаганга, күнегүләр вакытында аны еш кына ега торган идем. Шулай да берчакны мине бу көндәшеннән калыша дип хезмәтемне дәвам итәргә элек килгән частема кайтарып җибәрергә теләүчеләр дә табылды. Һәм шул чакта Динар:”Китмәсен, ул әле ачылып кына килә, аның көрәшәселәре алда”,- дип мине яклап чыкты. Аның бу сүзе үтте, мине спорт командасында калдырдылар. Һәм мин моның өчен аңа үземне гомерем буена бурычлы дип санадым. Германиядә яшәп, шунда хезмәт итсәк тә безне көчлерәк көндәшләр белән очраштырып, осталыгыбызны арттыру өчен дип илнең шул тирәдәге төбәкләрендә оештырылган ярышларга да алып кайтып йөрделәр. Хәлилов шуларда катнашып, ике тапкыр (1968, 1969 елларда) Белоруссия чемпионы булып калды. Шул ук 1969 да мин беренче елын хезмәт итүчеләр арасында оештырылган көрәш бәйгесендә катнашып ГСВГ чемпионы булдым. Аннары команда белән Германия Демократик Республикасы оешуга 20 ел тулу хөрмәтенә Зюль шәһәрендә үткән халыкара бәйгедә катнашып, Динар 82 килода 1 нче, мин 68 дә 2 нче урыннарны алдык. Чираттагы ялына кайтып киткәч, аның туган ягыбыздан чибәр генә татар кызына өйләнеп килгәнлеге билгеле булды. Баштарак алар безнең казарманың икенче башындагы, үзләре кебек гаиләләр торган урында яшәде, ахырдан аларны зуррак калага - безнең белән янәшәдәге Потсдамга күчерделәр. Шул елның март аенда, спорт командасында бер ел да өч ай бергә хезмәт иткәннән соң, мин элек хезмәт иткән частема күчеп, Кораллы Көчләрдәге хезмәтемне төгәлләдем. Яңадан да Казаныбызга кайтып, кайчандыр үземне көрәшкә кертеп җибәргән Төгәл машиналар заводының спорт клубы өчен көрәшүемне дәвам иттем. Шул елларда читтән торып РСФСРдагы көрәш тренерлары әзерләүче мәктәптә укыдым. Аны тәмамлагач, түбән камалыларның чакыруын кабул итеп, байтак еллар шушы үсеп килүче калада да эшләп кайтырга туры килде. Кайда гына булсам да, нинди генә вазифалар башкарсам да элеккеге хезмәттәшем, остазларымның берсе булды дип санаган Динар Хәбибулла улын зур хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә төшерә идем. Бу вакытта инде ул үзе дә Казанга кайтып төпләнгән иде инде, аның белән төрле ярышларда очрашып, аралашуыбызны дәвам итәргә мөмкинлек туды. Кайда гына, нинди генә шартларда очрашсак та без элеккечә үк бер-беребезгә булган хөрмәтне саклап яшәдек. Илдус Илдарханов – журналист:- Язмышым мине, әллә кайдагы Мөслимдә туып, Чаллы, Ширәмәт, Зәй якларында үскән егетне, 1963 елда Казандагы педагогия институтында укып йөргән җиреннән хәрби хезмәткә чакырып Германия дигән илгә илтеп ташламаган, шундагы байтак калаларда, шул исәптән Потсдам, Олимпишесдорф стадионнарындагы йөгерү юлларында ярышырга туры килмәгән булса, бу язмам бәлки монда урын да ала алмаган булыр иде. Ә Динарга мондый “сәфәр”гә миннән ике елга соңрак кузгалырга туры килгән. Мин аның турында беренче мәртәбә Германиядәге совет гаскәрләрендә чыга торган “Советская Армия” газетасыннан көрәш ярышлары турындагы язманы укып белдем. Ул чакта берничә елдан соң аның үзен күреп, дуслашып, бер сукмаклардан йөрергә туры килер дип уйланылмагандыр инде. Безнең буын – солдатка педагогия институтыннан чакырылган дистәгә якын студент өч еллык хезмәтләре тәмамлангач, 1 сентябрдән укуларын дәвам итәргә дип кайтканда көрәш белән ныклап шөгыльләнә башлаган якташыбызның башта үзләре дивизиясендә, аннары армиясендә дә танылып килгәнлеге билгеле. Ике ел солдат булып йөргәннән соң аны Кораллы Көчләрдә кереп киткән гадәт буенча сроктан тыш хезмәт итәргә кодалый башлыйлар. Һәм ул бу тәкъдимне кабул итүе белән дөрес юлны сайладым дип саный. Архивымда аның ГСВГ (Группа Советских войск в Германии) җыелма командалары белән Минскида, Кишиневта, Львовта, Киевта узган көрәш бәйгеләрендә катнашканлыгы турындагы мәгълүматлар да саклана иде. 1968 нең көзендә Кораллы Көчләр беренчелегенә көрәшне Казанда уздырырга булалар. Үзәк стадиондагы келәмдә узган бу бәйгене карарга “Безнең Динар да көрәшә”-- дип көн саен берничә дистә “молвинолы” (Мулла Иле авылы халкы үзен урысларга ияреп кайчакта шулай дип атый), әлләникадәр “зендоллы” (яшел үзәнлеләр). Казанда укучы студентлар җыелып килә. Бу ярышта 2 нче урынны алып, СССРның спорт мастеры нормасын үтәгәч, аны ил беренчелегенә Омскида узачак ярышка әзерләнүче командага кертәләр. Ләкин анда барышлый Мәскәүдә тукталгач әзерлек дәрәҗәләрен саклау өчен оештырылган күнегү вакытында баскетбол уйнаганда көндәше белән уңайсыз бәрелешеп, Хәлилов бик үк авыр булмаган җәрәхәт ала да команда җитәкчелеге аны СССР чемпионатында катнаштырмый торырга дигән карарга килә. Динарыбызның әллә кайдагы (Европаның аргы читендәге) Германиядән кайтып көрәшеп йөрүе, ил күләмендәге спорт остасы булып танылуы аның туган ягындагы яшьләр арасына өстәмә сулыш өргәндәй итте. Җитмәсә әле 1970 һәм 1971 еллардагы ялын Сабан туйларыбызга туры китереп кайтуы аның белән кызыксынуыбызны тагын да арттырып җибәрде. Ул чакта Динарыбыз башлап Яшел Үзән сабан туе мәйданына чыкты. Ә Мулла Иле белән янәшәдәге Норлатта: “Зур батырыбыз кайтып җитүне көтик инде”,- дип бәйрәмне бераз соңрак башларга булдылар. Көрәшне яраткан егетләр ул чакта ике төркемгә бүленеп, берәүләр аны тиз арада Идел аша йөрүче паромга кадәр, ә икенчеләре елганың аргы ягында көтеп торып “сәгате, минуты белән Норлатка алып кайту”ны оештырды. Шулай итеп бер көрәшче егет бер көн эчендә ике мәйданда батыр калып, туган авылы Мулла Иленә ике тәкә алып кайтуы белән дә тарихка кереп калды. 1974 ел. Әтиләре тугыз ел хәрби хезмәттә булганнан соң Хәлиловлар туган якларына әйләнеп кайтырга вакыт дигән карарга киләләр. Гаилә башлыгы, баштарак район үзәге Яшел Үзәндәге спорт клубларының берсендә көрәшчеләр әзерләү белән шөгыльләнергә теләге булса да, ахырдан республика башкаласындагы авиация заводының спорт клубына тренер итеп чакыруны кабул итә. Казандагы тормышны алар “Рубин” стадионындагы бер бүлмәдә яшәүдән башладылар. Эшли-эшли, таныла-таныла фатирлы да булдылар. аннары шул райондагы бик матур, тыныч урында үз йортлары калкып чыкты. Болары инде без якынрак танышкан елларга туры килгәнлектән, минем үземә дә Авиатөзелеш районы көрәшчеләре, “Рубин” стадионындагы сабан-туйлары, Казандагы көрәшләр, аларның батырлары, шул исәптән “Рубин”дагы тренер Динар Хәлилов һәм аның алгы урынны алган командасы турында да матбугатта күп язмалар чыгарырга туры килде. Динар белән бер-беребезне еш кына элеккеге полкташлар дип санадык. Аның турында мин хәтта:”Ул миңа районның шул еллардагы җитәкчесе булып торган Фоат Гомәр улы Ибәтуллин, “Рубин” спорт клубын җитәкләгән Владимир Московский белән турыдан-туры элемтәдә торырга да булышты”- дип тә әйтә алам. Көрәш остасы, яхшы оештыручы, танылган шәхес буларак ул районда гына түгел, бөтен Казанда, республикада да бик хөрмәт ителде. 1989-91 елларда республиканың татарча көрәш федерациясен җитәкләгән, аннан соң байтак еллар Казандагы федерация җитәкчесе – шәһәр мэры урынбасары Фаил Әхмәдиевның урынбасары булып торган кеше буларак, шуны да яза алам: ул елларда “Рубин”да бик дус булып яшәгән коллектив тупланды. Саба районының Олы Шыңар авылы егете Илсур Нәбиуллин татарча да, русча да матур итеп җырлый торган бик оста гармунчы иде, күнегүләрдән, ярышлардан соң ял итеп утырганда гел үзәктә булды. Яшьлегендә Казанга Әтнә якларыннан килеп эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. гомеренең соңгы елларында республика прокуратурасында эшләп алган Дамир Гыйльфанов барыбызга да “калкан” булып торды. Бу бердәм гаиләнең хәтта “проблемалы” балалары да бар иде. Шуларның берсе Илшат Идиятов унбиш яшеннән Динар командасына килеп кергәч аңа кадәр урамда үткән тормышыннан аерылып профтехучилищеда укый башлады, аны матур гына тәмамлап, көрәш осталыгын елдан-ел арттыра барып республикадагы иң оста көрәшчеләрнең берсенә әйләнде, соңрак әти-әнисенең туган районы командасын ярышларга әзерләрлек тренер булып үсеп җитте. Динар үзе, вакыты никадәр генә тыгыз булмасын, беркайчан да туган ягын онытып бетермәде. Яшел Үзәндә, Норлатта, Мулла Илендә оештырылган көрәш бәйрәмнәренә кайтып йөрде, атнага берме-икеме тапкыр авыл малайлары белән күнегүләр үткәреп килергә, аларны яшьләр ярышларына алып йөрергә дә җай чыгара торган иде.

Йомгаклау этабы

Дамир Хәлилов – улы: - Шундый әтием булу белән мин бик тә горурландым, кайда гына булсам да, нинди генә эшкә алынсам да аңа охшарга тырыштым. Дөрес тәрбия биргәне өчен мин аңа бик рәхмәтле, бик сагынам, тормышта бүген дә бик еш киңәшергә кирәк чаклары була. Алтмыш яшен тутырып лаеклы ялга чыккач та тренерлык эшен дәвам итәрмен дип йөри иде әле ул. Ләкин әллә кинәт кенә спорттан китүе белән бәйле булды, ул ара-тирә йөрәге авыртуга зарлангалый башлады. 2007 елның язында Россия кубогына Мәскәү өлкәсендә үткән ярыштан кайтсам, әтиемне дәваханәгә салганнар. Баштарак бу хәл спорт белән шөгыльләнүен кинәт кенә ташлавы белән бәйледер дип уйларга тырышкан идем дә алай гына булып чыкмады бугай. Җитмәсә ул чакта котырып алган ковидның безнең гаиләгә дә кереп чыкканлыгы да билгеле булды. 2017 елда аңа йөрәгенең эшләвен җайга салып тору өчен кардиостимулятор куйдылар. Шуннан соң ул 2021 гә кадәр хәле бер яхшырып, бер начарланып дигәндәй яшәде. Бара-бара башы әйләнеп китә торганга әйләнде. Шуннан ковид вакытында башына кан сауган булырга мөмкин дип аны яңадан да 7 нче хастаханәгә салырга туры килде. Әнием, улым Адель белән без өчәүләп гел аның янында булырга тырыштык. Ләкин табиблар аннан яман шеш авыруы да тапкач хәле тагын да начарлана төште. Шундый көннәрнең берсендә янына кереп сөйләшеп утырганда сүз никтер машиналар турында кузгалды. Шул чакта әтиемнән:”Улым, җәйгә чыккач машинаны алыштырырбыз әле, яме”,- дигәнен ишетергә туры килде. Бу көнне дәваханәдән чыгуга ук мин машиналар сата торган кибеткә кереп чыгарга булдым. Мондый матур машина әтиемә дә ошарга тиеш дип соңгы марка “Хавал” янына тукталдым. Сатучы егет белән сөйләшеп, иртәгә үк килеп алабыз дип килештек. Әтиемә бу хакта әйткәч ул:”Нигә алай ашыгырга, кыш беткәнче барыбер йөреп булмаячак бит әле“,- дигән җавапны ишетсәм дә минем яңа машинаны тизрәк алып әтиемне сөендерәсем, шуның белән аның хәлен бераз гына булса да яхшыртасым килгән иде. Алдык. Ул чакта әтием кабинага кереп утырып карады. Бик ошатты. Фоторәсемгә төшереп, сурәтен туганнарга да тараттык. Тик аңа инде бу яңа машинада йөрергә туры килмәде. Җәйгә чыккач ул миннән “Улым, зиратка барып кайтыйк әле”.- дип үтенде. Алып бардым. Шунда ул әтисе Хәбибулла бабабыз күмелгән кабер янына тукталып:”Улым, вафат булгач мине менә шушы урында – әтиемнең аяк очына җирләрсең, яме ”-, дип үтенде. Мин аңа бу теләген үтәргә сүз бирдем. Шулай иттек тә. Монысы 2023 елның 9 сентябренә туры килде.
Хәлилов Динар Хәбибулла улы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Ул гомер буе вөҗдан буенча эш итәргә тырышты һәм авыр ситуацияләрдә дә барысын да күңелсезләндермәскә өйрәтте. Хәтта хәзер дә ул безгә карый, һәм барысы да яхшы булыр дип саный.

QR-код для этой страницы

# Вы можете создать страницу памяти в несколько кликов Создать страницу